Бүген «Экология – йөзләрдә» рубрикасында без сезгә табигатьнең яшь сакчысы –Амалия Вәлиева турында сөйләячәкбез

2022 елның 17 июне, җомга

Игелекле, акыллы, сәләтле, иҗади, хезмәт сөючән һәм җаваплы – болар барысы да ул – Азнакайдан Амалия турында. Аңа – 11 яшь, ул Азнакай гимназиясендә укый, олимпиадаларда, конкурсларда актив катнаша. Аның мәнфәгатьләре уку белән генә чикләнми, кыз балалар сәнгать мәктәбендә театр сәнгате һәм хореография белән шөгыльләнә, үзенең коллективы белән «Йолдызлык» һәм «Рухият» кебек конкурсларда призлы урыннар яулый.

Ә тагын Амалия безнең яшь ярдәмчеләребезнең берсе. Ул әнисе (Ык буе территориаль идарәсе инспекторы) белән бергә әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә һәм бер генә өмәне дә калдырмый.  Безнең кечкенә героебыз үз шәһәренең экологик хәрәкәтендә катнаша һәм команда белән бергә туган як табигатен саклый. 2020 елда Амалия барысыннан да күбрәк батарейкалар җыйган һәм «ЭКОВЕСНА» акциясендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча «Иң яхшы укучы» номинациясендә җиңүче булды. Шулай дәвам итәргә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International