Сезгә «2022 елда иминият кертемнәрен түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә дәүләт ярдәме чараларын куллану – иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп түләү мөмкинлеге турында хәбәр итәбез.
Мәгълүмат өчен теркәлү урыны буенча салым органына мөрәҗәгать итәргә яки Федераль салым хезмәтенең рәсми сервисыннан файдаланып, «Сервислар һәм дәүләт хезмәтләре» өстәмә битендә «Ярдәм чаралары», алга таба «Гадиләштерелгән салым салу системасы һәм иминият кертемнәре буенча түләү срокларын озынайту хокукын тикшерү» өлешен сайларга кирәк (https://service.nalog.ru/mera).