Гомуми белем бирү йортлары, өстәмә белем бирү йортлары, махсус (коррекцион) белем бирү йортлары укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Шәп экологик сәяхәт өчен бүлеш» табигатьне саклау акциясендә катнаша ала. Чара калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру буенча «ЭкоХОД» россиякүләм белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла. Оештыручылар – Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән «Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын, аларны савыктыруны оештыру федераль үзәге» өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.
Катнашучы командаларга https://ecohod.fedcdo.ru/ сайтында теркәлү узарга кирәк һәм калдыкларны (макулатура, пластик, кием-салым һ.б.) махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк. Калдыкларны тапшыру факты кабул итү пунктыыннан бирелгән белешмә белән расланган булырга тиеш. Тапшырганнан соң катнашучылар шәхси кабинетта хисап формасын тутыра.
Нәтиҗәләр буенча акциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр дипломнар һәм төп приз – шәп экосәяхәт алачак (сәяхәт урыны һәм вакыты акцияне үткәргәннән соң оештыручылар тарафыннан игълан ителәчәк).
Проект һәм Нигезләмә турында тулырак әлеге сайтта: https://ecohod.fedcdo.ru/