Бүген экология министры Александр Шадриков журналистларга 30 ел эчендә атмосфера һавасы сыйфатына анализ нәтиҗәләрен җиткерде.
«Министрлык атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча даими тенденция булуын терки. 1991-2021 елларда атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару 21,4% дәрәҗәсендә кимегән. Мондый мәгълүматлар республикада табигатьне саклау эшенең югары нәтиҗәлелеге турында сөйли», – дип билгеләп үтте министр.
Әйтик, күрсәтелгән вакыт эчендә автотранспорт эшчәнлеге аркасында чыккан матдәләр күләме 437 мең тоннадан 119 мең тоннага кадәр, ягъни 72,6% кимегән. Моңа төбәктә экологик яктан чиста транспорт һәм ягулык кертү нәтиҗәсендә ирешелгән. Электротранспортны үстерү елына пычрак матдәләр чыгару күләмен 22,8 мең тоннага киметергә мөмкинлек биргән. 2013 елдан бирле 11 меңнән артык автомобиль газ җиһазларына күчерелгән.
«Казанда юл челтәрен реконструкцияләү юллардагы бөкеләрне киметү хисабына пычрак матдә чыгару күләмен киметергә мөмкинлек бирә. Транспорт челтәрен үстерү атмосфера һавасының сыйфатын яхшыртырга булышачак», – диде министр.
Шулай ук Татарстан Республикасында инде берничә ел Министрлык хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә «Чиста һава» операциясен дә үткәрә. 1994 елдан башлап зарарлы газларда пычраткыч матдәләр микъдары арткан автотранспорт өлеше 10 тапкыр кимегән (1994 елда 27,5% булса, 2021 елда – 2,8%).
«Стационар пычрату чыганакларыннан килгән зарарлы матдәләргә килгәндә, алар 44,5% кимегән», – дип билгеләде экология министры. 2021 елга стационар чыганаклар арасында атмосфера һавасын пычратуга ягулык сәнәгате предприятиеләре – 59%, җылылык энергетикасы – 17%, нефть химиясе сәнәгате 21% дәрәҗәсендә өлеш кертә. Шул ук вакытта атмосферага ягулык сәнәгатеннән атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр 30 ел эчендә ике тапкырга диярлек кимегән. Җылылык энергетикасыннан чыккан матдәләр күләме биш тапкыр кимегән.
Матбугат конференциясеннән соң барлык журналистларга күчмә экологик лаборатория һәм АСКЗА эшенең принцибы күрсәтелде. Таныштыру экскурсиясен «Татарстан Республикасының Геоүзәк фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге башлыгы Артур Вилданов үткәрде.
Белешмә өчен: хәзер һаваның пычрануына анализ атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясе (АСКЗА) ярдәмендә өзлексез режимда башкарыла, ул елына 4 млн. артык үлчәм алуны тәэмин итә. Шулай ук АСКЗА Министрлык тарафыннан һавада формальдегидны билгеләү буенча җиһазлар да урнаштырылган иде. Бу җайланма 2021 елдан башлап Түбән Камада 3 АСКЗА һәм 1 ПЭЛ эчендә тора. Ә 2022 елдан мондый җиһазлар Казанда да, Чаллыда да урнаштырылган (Казан шәһәрендә 2 ПЭЛ, 1 АСКЗА һәм Чаллы шәһәрендә 1 ПЭЛ).