ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2022 ел
җомга

Екатерина – сөйкемле, искиткеч ярдәмчел, йөзеннән нур бөркелеп тора торган Чаллы кызы. Быел ул 40 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган. «Минем мавыгуларым күп. Укудан буш вакытта мин бию белән шөгыльләнәм, йөзүгә йөрим, рәсем ясыйм һәм гитарада уйныйм, ә иң мөһиме – табигатьне саклыйм», – ди Катя үзе.

Бүген иртән эшчеләр Печище авылының карст чокырында җыелган чүп-чарны аралау эшенә керешкәннәр.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Югары Ослан районының Печище авылы янындагы рудник урынында барлыкка килгән чокырда зур габаритлы чүп-чар ташлануы турында алынган мәгълүматлар буенча табигатьне саклау законнарын бозу фактын билгеләү максатында, әлеге урынга чыктылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районы каты көнкүреш калдыклары полигоныннан ерак булмаган урында зур чүплек булуын ачыклаганнар.

Минзәләдә «Ромашка» мәктәп яны лагере үз эшен тәмамлый. Һәр отрядка теге яки бу юнәлеш беркетелгән, шул исәптән экологик юнәлеш тә.

7 июльдән 14 августка кадәр Казанда «Шәһәр кешесе-галим» шәһәр лабораториясе узачак. 12 гамәли дәрес барышында сез елга тирәли экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклау өчен үзеңнән ничек өлеш кертергә кирәклеген белерсез.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Чистай районының «Дружба», «Речник», «Дорожник» һәм «Урожай» коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр чүплек булуына һәм чүп-чарны вакытында чыгармауга зарланганнар.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә гавами фикер алышулар уздырылды.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

«Ярны сакла!» челленджы игълан ителде Җиңүчеләргә бик шәп бүләкләр булачак! 1 нче урын – Байкалга сәяхәт, 2 нче урын – Xiaomi RedmiBook 13 ноутбугы, һәм тагын 18 финалист флоатинг сеансларын бүләк итеп алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International