Предприятиеләрнең экологларына җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә гавами фикер алышулар уздырылды.

Предприятиеләр вәкилләренә һәм табигатьтән файдаланучыларга «АСЛН» ФДМС системасында «Лицензия формалаштыру модуле» сервисын кулланып лицензияне рәсмиләштерү һәм теркәү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. «Яңадан рәсмиләштерү» процедурасын «лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү» процедурасы алыштырачак, дип аңлаттылар. Әлеге яңалык бик файдалы санала, чөнки бу очракта лицензия алырга теләүчегә лицензия биргән өчен түләнгән дәүләт пошлинасын югалтмау мөмкинлеге бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International