Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Югары Ослан районының Печище авылы янындагы рудник урынында барлыкка килгән чокырда зур габаритлы чүп-чар ташлануы турында алынган мәгълүматлар буенча табигатьне саклау законнарын бозу фактын билгеләү максатында, әлеге урынга чыктылар.
Тикшерү барышында хокук бозу очрагы расланган. Чокырда зур габаритлы чүп-чар булуы ачыкланган. Министрлык инспекторлары таләбе буенча, Югары Ослан районы администрациясе 4 июльгә кадәр җыелган зур габаритлы чүп-чарны алып чыгарга һәм утильләштерергә һәм бу урынга транспорт чараларының үтеп керүенә чикләргә тиеш.
Белешмә өчен:
Берничә йөз еллар дәвамында һәм егерменче гасырның 80нче елларына кадәр Иделнең уң як ярында, Печище т.п. янында известь һәм известь ташын сәнәгый чыгару башкарыла. Тау эшләре нәтиҗәсендә берничә дистә километр озынлыктагы тоннельләр барлыкка килә. Соңгы 30 елда, штоллар җимерелү нәтиҗәсендә, грунт утыра, шул исәптән чокырлар барлыкка килә.
«Печище геологик кисеменең» якында урнашкан булуын һәм ял итүчеләр өчен әлеге бу урыннарның популяр булуын исәпкә алып, муниципаль хакимият органнары кешеләрнең иминлеген тәэмин итү – упкын урынын киртәләү, мәгълүмат күрсәткечләре урнаштыру буенча күп тапкырлар эш башкарган.