Экологлар ярдәме белән бер ярым футбол кыры зурлыгындагы чүплекне бетерелгән

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районы каты көнкүреш калдыклары полигоныннан ерак булмаган урында зур чүплек булуын ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 10,5 мең кв. м., әлеге участок хуҗасы булып Апас районы Башкарма комитеты тора.

 Идел аръягы территориаль идарәсе, территорияне чистартуны таләп итеп, Апас район судына дәгъва белдергән. Суд карары буенча, закон бозучы август азагына кадәр санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә тиеш булган.

Хәзерге вакытта Апас районы Башкарма комитеты бөтен чүп-чарны чыгарган һәм территорияне чистарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International