Экологерь эшкә йомгак ясый

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Минзәләдә «Ромашка» мәктәп яны лагере үз эшен тәмамлый. Һәр отрядка теге яки бу юнәлеш беркетелгән, шул исәптән экологик юнәлеш тә.

«Лагерьда бик шәп булды! Мин үзем өчен экология һәм табигать турында бик күп яңалык белдем. Барыннан да бигрәк Минзәлә елгасына бару истә калды, анда безнең өчен квест-уен үткәрделәр. Хәзер мин табигать ресурсларын ничек сакларга кирәклеген беләм, моңа үз дусларымны да өйрәтәчәкмен», – дип сөйли экологик отрядта катнашучы. Лагерь сменасы вакытында әйдаманнар балалар өчен экологик бәйрәмнәр, уеннар, лекцияләр, экскурсияләр һәм тикшеренүләр үткәргән. Төп максат – балаларны әйләнә-тирәбезне яратырга һәм аны сакларга өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International