7 июльдә шәһәр лабораториясенә кушылыгыз һәм чып-чын «Шәһәр кешесе-галим» булыгыз!

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

7 июльдән 14 августка кадәр Казанда «Шәһәр кешесе-галим» шәһәр лабораториясе узачак. 12 гамәли дәрес барышында сез елга тирәли экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклау өчен үзеңнән ничек өлеш кертергә кирәклеген белерсез.

Программа турында тулырак итеп пикник-танышу вакытында белергә мөмкин, ул киләсе пәнҗешәмбе көнне 7 июльдә 18.30 сәгатьтә элеккеге «Парус» рестораны бинасы янындагы яр буенда узачак. Казансу үсеше стратегиясе кысаларында яңа экологик-агарту проекты турында ТР Экология министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы («ТР Шәһәрләр үсеше институты» фонды)  Наилә Зиннәтуллина сөйләячәкләр. Теркәлү өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк:https://forms.gle/Lb5F7a2ZCMaebGdY9 ). Теркәлү белән үк сез тайминг һәм локацияләр белән программа алачаксыз.

Дәресләрдә катнашучыларны шәһәргә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл карашта булырга өйрәтәчәкләр һәм экотуризмның нәрсә икәнлеген һәм аның белән ничек эш итәргә кирәклеге турында аңлатачаклар. Моннан тыш, лаборатория кысаларында Казан үзәгендә Кызыл китапка кертелгән кайсы үсемлекләрнең үсүен һәм шәһәрдәге һаваның Казансу янындагы һавадан ни дәрәҗәдә аерылуын белергә мөмкин булачак.

Шәһәр лабораториясе галимнәр һәм халык арасында белемнәр алмашу өчен киңлеккә, шулай ук уртак тәҗрибә һәм үз шәһәреңдә яңа ачышлар урынына әйләнергә тиеш. Проектны оештыручылар – Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Казан федераль университеты һәм «Другое дело» платформасы белән бергә Казансу елгасының үсеш стратегиясе командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International