Екатерина – сөйкемле, искиткеч ярдәмчел, йөзеннән нур бөркелеп тора торган Чаллы кызы. Быел ул 40 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган. «Минем мавыгуларым күп. Укудан буш вакытта мин бию белән шөгыльләнәм, йөзүгә йөрим, рәсем ясыйм һәм гитарада уйныйм, ә иң мөһиме – табигатьне саклыйм», – ди Катя үзе.
Ул «Чиста булачак» экологик яшьләр хәрәкәтенең барлык чараларында актив катнаша, өмәләргә үзе чыга һәм дусларын да чакыра. Әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын экология проблемаларына юнәлтергә тырышып, Катя «Табигать дуслары берлеге» балалар иҗтимагый оешмасында катнашкан, «Эколог» профильле сменаларына йөри һәм рәсем конкурсларында катнаша. Үз үрнәгендә мәктәп укучысы дусларын һәм танышларын да әлеге шөгыль белән кызыксындырган, алар да хәзер, Катя кебек: «Экология – һәркемнең эше!» диләр.