Сулыкны яратуың турында белдер һәм Байкалга сәфәр от!

2022 елның 28 июне, сишәмбе

«Ярны сакла!» челленджы игълан ителде Җиңүчеләргә бик шәп бүләкләр булачак! 1 нче урын – Байкалга сәяхәт, 2 нче урын – Xiaomi RedmiBook 13 ноутбугы, һәм тагын 18 финалист флоатинг сеансларын бүләк итеп алачак.

Конкурс 22 июньнән 31 августка кадәр уздырыла.

Җиңү өчен нишләргә кирәк? Барысы да бик гади:

– Беренчедән, үзең яраткан сулык ярына килергә

– Аның фонында йөрәк билгесе күрсәтеп, яратуыңны белдерергә. Биредә фантазияне теләсә ничек эшкә җигәргә була!

– Шуны фотога төшерергә

– Бу фото белән ВКонтакте яки Одноклассники социаль челтәрләрендә дусларың белән бүлешергә.

– Постны гади генә юллар белән башларга: «Сулыкның исеме – ул мәхәббәт» һәм #БерегиБерег_Челлендж хештегын өстәргә онытмаска кирәк

Эшләр 29 августка кадәр кабул ителә, аннан соң жюри тарафыннан бәяләнә, нәтиҗәдә 20 иң яхшы эш сайлап алыначак, түбәндәге критерийлар буенча:

1) Креативлык – конкурс эше челлендж шартларына туры килә, шул ук вакытта күпчелек эшләрдән ("йөрәк"не сурәтләү ысулы, композициясе, эшкәртелүе, өстәмә текстлы бизәлеше һ.б. белән) аерылып тора;

2) Оригинальлек – конкурс фотосы/видеосы турыдан-туры челлендж өчен эшләнгән һәм элек беркайда да урнаштырылмаган;

3) Фотода чиста яр булуы;

4) Катнашучының конкурс эшенә карата репостлар/лайклар саны.

Җиңүчеләрнең исемнәре Медигруппаның «Комсомольская Правда» социаль челтәрләрендә,  шулай ук «Воды России» сайтында басылып чыгачак (https://берегдобрыхдел.рф/news/voda-rossii-dala-start-chellendzhu-beregi-bereg/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International