Экологлар катнашуы нәтиҗәсендә коммерциясез бакчачылык ширкәтеннән чүп чыгаруга бәйле мәсьәләне оператив хәл итү мөмкин булган

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Чистай районының «Дружба», «Речник», «Дорожник» һәм «Урожай» коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр чүплек булуына һәм чүп-чарны вакытында чыгармауга зарланганнар. «Чүп-чар безнең йортлар янында ук җыела. Төбәк операторы аны чыгарырга өлгерми, нәтиҗәдә, тулы бер чүплек хасил була, ә бакчачылык ширкәтләре рәисләре бу проблеманы сизми дә кебек. Без Экология министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык», – дигән бу ширкәтләрдә яшәүчеләр.

Гражданнар мөрәҗәгатеннән соң Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы бакчачылык ширкәтләре рәисләре һәм «Гринта» төбәк операторы вәкилләре белән оператив киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә катнашучыларга аларның бурычлары турында тагын бер кат сөйләгәннәр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләре турында искәртеп узганнар.

Киңәшмәдән соң 259 кв.м мәйданда җыелган чүп-чарны оператив рәвештә чыгарганнар. Бакчачылык ширкәтләре рәисләре киләчәктә бу территорияне күзәтеп торырга сүз биргәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International