Бүген иртән эшчеләр Печище авылының карст чокырында җыелган чүп-чарны аралау эшенә керешкәннәр.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Югары Ослан районының Печище авылы янындагы рудник урынында барлыкка килгән карст чокырларында тупланган чүп-чар турындагы шикаятьләрне тикшерү өчен урынга чыкканнар иде. Мәгълүмат расланды. Район хакимияте чүп-чарны 4 июльгә кадәр чыгарырга һәм транспорт чаралары белән килүне чикләргә тиеш иде. Эшләр инде бүген үк башланган.
Белешмә өчен:
Берничә йөз еллар дәвамында һәм егерменче гасырның 80нче елларына кадәр Иделнең уң як ярында, Печище т.п. янында известь һәм известь ташын сәнәгый чыгару башкарыла. Тау эшләре нәтиҗәсендә берничә дистә километр озынлыктагы тоннельләр барлыкка килә. Соңгы 30 елда, штоллар җимерелү нәтиҗәсендә, грунт утыра, шул исәптән чокырлар барлыкка килә.
«Печище геологик кисеменең» якында урнашкан булуын һәм ял итүчеләр өчен әлеге бу урыннарның популяр булуын исәпкә алып, муниципаль хакимият органнары кешеләрнең иминлеген тәэмин итү – упкын урынын киртәләү, мәгълүмат күрсәткечләре урнаштыру буенча күп тапкырлар эш башкарган.