ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Байтик лагерында цифр дәресе үткәрде.

Хәзерге вакытта лагерьда «Цифрлаштыру» юнәлеше буенча профильле смена эшли һәм күпчелек балалар аның ни өчен кирәк булуын инде белә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары озак вакытлар дәвамында резина-техника эшләнмәләре чүплегенең турыдан-туры йогынтысына дучар булган Исемсез и Казаринский елгаларыннан су пробалары алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең унберенче сыйныф укучысын район җитәкчесенең экология буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушты.

Бу ялларда «Чистый тур» дип аталган беренче экология туры узды. Татарстанның төрле почмакларыннан булган 30 экология активисты Бөгелмә районының Карабаш авылында чисталык урнаштыру, туган якның экологиясе турында күбрәк белү һәм, әлбәттә инде, үз фикердәшләре белән танышу өчен җыелды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Рус география җәмгыятенең фәнни-тикшеренү юнәлешендәге сынау проектында катнашасың киләме? Алайса, ирекле рәвештә языла аласың!

Куйбышев сусаклагычы акваториясендә чираттагы күчмә тикшерү узды.  Алексей Полюшков – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе идарәсе җитәкчесе лицензияле 9 кишәрлекне тикшерде.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Әлки районы халкы кайнар линия буенча мөрәҗәгать итеп, Иске Тумба авылында кемнеңдер койма төзеп, күлгә керү юлын ябуы турындагы мәгълүматны җиткерде.

The Ministry of Ecology and Natural Resources of the Republic of Tatarstan received an appeal from the MCU "Department of Civil Protection of the Bavli district" that there was an unpleasant smell in the air in the village of Alekseevka, presumably hydrogen sulfide. Inspectors of the Priiksky territorial Administration of the Ministry of the Republic of Tatarstan promptly went to the village and took air samples using a mobile environmental laboratory. No exceedances of the MAC were recorded, including for hydrogen sulfide.


8
июль, 2022 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез,  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына чүп белән тулган контейнер мәйданчыклары турында күпсанлы шикаятьләр килгән иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары авыл җирлеге башлыклары адресына кисәтү юллады. Бүген Олы Кабан авылындагы чүп өемнәре юк ителде.

Казан шәһәренең БЧК ләм кырларын рекультивацияләү эшләренең барышы белән экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International