Казан шәһәренең БЧК ләм кырларын рекультивацияләү эшләренең барышы белән экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров танышты.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында, объектта Иделгә ләм килүен булдырмау өчен даими һәм вакытлыча профильтрациягә каршы көрәш чаралары буенча эшләр дәвам итә, ә геотуб туплау өчен мәйданнарны ләм утырмаларыннан арындыралар. 2024 елга кадәр дәвам итәчәк барлык чараларның смета бәясе – 8 147,8 млн сум.
Шулай ук Егор Тарнавский һәм Денис Александров Самосырово полигонын рекультивацияләү һәм канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләренең барышы белән дә танышты. Барлык эшләр дә график буенча бара, артта калулар юк.
Исегезгә төшерәбез, бу эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында бара.