Әлки районында экологлар тырышлыгы ярдәмендә, койманы сүтеп, кабаттан күлгә керү юлын ачтылар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Әлки районы халкы кайнар линия буенча мөрәҗәгать итеп, Иске Тумба авылында кемнеңдер койма төзеп, күлгә керү юлын ябуы турындагы мәгълүматны җиткерде. Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуны бетерү һәм коймаларны сүтү мөрәҗәгате белән чыкты. Коймалар тиз арада сүтелгән, хәзер күлгә бөтен кеше дә керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International