Ял көннәрендә узган «Чистый тур» экология турында 500 килограммнан артык катнаш калдык җыеп алынган

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бу ялларда «Чистый тур» дип аталган беренче экология туры узды. Татарстанның төрле почмакларыннан булган 30 экология активисты Бөгелмә районының Карабаш авылында чисталык урнаштыру, туган якның экологиясе турында күбрәк белү һәм, әлбәттә инде, үз фикердәшләре белән танышу өчен җыелды.

Тур кысаларында, Карабаш күленең яр буе территориясен чистарттылар. Карабаш авыл җирлеге җитәкчесе Илдар Җәләев балаларга экологик актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм өмәне башлап җибәрде. Экология акциясенә шулай ук ял итүчеләр дә кушылды, алар өчен сулык һәм аның яр буе территориясе иң яраткан ял итү урыны булып тора. Нәтиҗәдә 79 капчык чүп-чар җыелды, ә бу 500 кг катнаш төрдәге калдык дип исәпләнә.

Барлык катнашучыларны да учакта әзерләнгән тәмле кичке аш көтә иде, ә аннан соң алар  дуслары белән гитарага җырлар җырлады.

Активистлар өчен киләсе көн ECOQUIZ интеллектуаль уеныннан башланып китте, андагы командаларның катнашучылары Татарстанның экология маркировкалары һәм истәлекле урыннары турындагы белемнәрен тикшерде. 

Очрашуның бу ике көне Татарстан Республикасында экология турлары сезонын ачып җибәрде. Алда нәтиҗәле тагын 2 тур көтә.

Исегезгә төшерәбез, ял көннәрендә уздырыла торган «Чиста тур» экология турлары проекты Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ һәм Татарстан Республикасының «Чиста булачак» Төбәк яшьләре иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International