Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең унберенче сыйныф укучысын район җитәкчесенең экология буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушты.
Әлмәт районы җитәкчесе Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, Әлмәт укучысы Альберт Татарстан Президенты катнашындагы нефть саммиты барышында югары активлык күрсәткән.
«Ул бүген безгә Рөстәм Нургалиевич белән очрашуда бик актив рәвештә сораулар бирде. Миңа турыдан-туры сораулар юлларды, шуннан соң Рөстәм Нургалиевич Альбертны штаттан тыш нигездә экология мәсьәләләре буенча минем киңәшчем итеп билгеләде. Ул экологияне мәктәпләрдә популярлаштыру идеяләрен тәкъдим итәр дип килештек, без һичшиксез эшләячәкбез», —дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.
Унберенче сыйныф укучысы сүзләренә караганда, хәзер аңа дәресләрдән эш буенча гына түгел, ә башкаларга экология турында файдалы киңәшләр бирү өчен дә сорап китәргә туры киләчәк.