Байтик лагеренда «Индустрия 4.0» темасына цифр дәресе узды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Байтик лагерында цифр дәресе үткәрде.

Хәзерге вакытта лагерьда «Цифрлаштыру» юнәлеше буенча профильле смена эшли һәм күпчелек балалар аның ни өчен кирәк булуын инде белә.

Министр урынбасары бүген «Индустрия 4.0»нең нәрсә икәнлеге һәм моңа кадәр нинди сәнәгать революцияләренең булуы турында җентекләп сөйләде.

Уен формасында балалар цифрлаштыру буенча үзләренең белемнәрен тикшерде, «сорау-җавап» форматында министр урынбасары белән аралашты һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

«4.0 индустриясе кешелек үсешенең һәм тормыш сыйфатының яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте дәрес ахырында Егор Тарнавский һәм балаларга аларның проектларының нәкъ тә менә кешегә һәм кешелек кыйммәтләренә юнәлтелгән булырга тиешлеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International