Барлык күрсәткечләр дә тиешле күләмдә, аларның нормадан артып китү очраклары ачыкланмаган. Түбән Кама районының Прости авылында чүплекне рекультивацияләү нәтиҗәсендә, елгалар тулысы белән чистартылды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары озак вакытлар дәвамында резина-техника эшләнмәләре чүплегенең турыдан-туры йогынтысына дучар булган Исемсез и Казаринский елгаларыннан су пробалары алды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль программасы кысаларында, санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү эшләренә кереште, аның гомуми мәйданы 35 га җитә. Бу – озак вакытлар дәвамында тупланып килгән зыян салу объекты буларак, якындагы сулыкларны зарарлап торган элекке резина-техника эшләнмәләре полигоны.

2018 елдагы янгын хәлне тагын да кискенләштергән, чөнки ачык ут бетерелгәннән соң да чүплек әле берничә ай дәвамында пыскып ята. Экологлар алган пробалар ул вакытта Исемсез и Казаринский елгаларындагы суның су объектларына куелган таләпләргә туры килмәвен күрсәтә. Зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик микъдары түбәндәге күрсәткечләр буенча артыграк дип табыла: сульфатлар – 5 тапкыр, тимер – 87 тапкыр, бакыр – 23 тапкыр, цинк – 42 тапкыр, марганец 195 тапкыр артык була. Елгаларның пычрануы турыдан-туры чүплек йогынтысы белән бәйле.

2021 елда тәмамланган рекультивация эшләре барышында, барлык покрышкалар, резина кисәкләре һәм янгыннан калган резиналар кабаттан эшкәртүгә җибәрелде, ә чүплек территориясе әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз итеп рекультивацияләнде. Елгаларга тулысынча чистарып бетү өчен бераз вакыт кирәк була һәм бүгенге көндә экологлар елгадагы суның пычраткыч матдәләрдән чистарынуын билгеләп үтә. Соңгы тикшеренүләргә караганда, сульфат, тимер, бакыр, цинк һәм марганец, шулай ук башка матдәләр микъдары да тиешле күләмдә дип табыла.

Шулай итеп, «Чиста ил» территорияне чистартып кына калмыйча, Түбән Камага елгаларны чистартып кире кайтарды һәм чишмәләрне торгызды, тернәкләндерү эшләреннән соң, алар шушы урында кабаттан бәреп чыкты. Республиканың 238 мең кешесе тормыш сыйфатының яхшы якка үзгәрүен сизде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International