ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Баулы районының гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесеннән Алексеевск авылында һавада күкертле водородка охшаш ис булуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экология лабораториясе ярдәмендә тиз арада авылга барып, һава пробаларын алды. Зарарлы матдәләрнең, шул исәптән, күкертле водородның да тиешле күләмнән артып китү күренеше теркәлмәгән.
Исегезгә төшерәбез, әгәр сез халык яши торган урында яки торак пункт эчендә начар ис сизгәнсез икән, түбәндәге номерга шалтыратыгыз:
8(843)238-98-54, 8(800)555-49-43 – ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе