ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Рус география җәмгыятенең фәнни-тикшеренү юнәлешендәге сынау проектында катнашасың киләме? Алайса, ирекле рәвештә языла аласың!
Казанлылар соравы буенча, без Казансу елгасының экологик халәтен яхшырту буенча сынау проектында катнашу өчен җыелдык. Проект кысаларында барлык теләүчеләрне дә Казансу елгасының яр буе полосасын һәм аның кушылдыкларын тикшерүгә юнәлтелгән кыр экологиясе экспедициясендә катнашырга чакырабыз. Әгәр сине авырлыклар куркытмый икән, син көнгә 20дән 40 чакрымга кадәр ара узарга әзер булсаң, ә бәлки синең хәтта туристлык тәҗрибәң һәм туристлык җиһазларың да бардыр – ул очракта, һичшиксез, безнең сафка керә аласың.
Бераз соңрак без анкета урнаштырачакбыз, ә әлегә тулырак мәгълүматны + 7917-851-25-71 телефоны буенча белә аласыз.
Безнең белән эшлә, безнең кебек эшлә, бездән дә яхшырак эшлә!