Казан нәрсә сулый? Бүген «Сула, Казан» активистларына шул турыда сөйләделәр

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Сула, Казан» инициатива төркеме кунакта булды. Ведомство белгечләре кызларга һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрнең эше турында сөйләде, шулай ук күчмә экология лабораториясенең дә эшен күрсәтте.  «Геоцентр» ДБУ экология лабораториясе җитәкчесе Артур Вилданов атмосфера һавасының торышын контрольдә тотканда кулланыла торган җиһазларга аерым тукталды һәм анализ барышында нигезләнелә торган матдәләр исемлеген әйтте.  Министрлыкның экология мониторингы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Закирова ведомствоның һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләре кайда һәм ни өчен нәкъ менә шул нокталарда торулары турында сөйләде. Кызлар халыктан килгән шикаятьләргә нинди вакыт аралыгында җавап бирелүе, җиһазларны эксплуатацияләү вакыты һәм пробаларның нинди режимда алынуы белән кызыксынды. «Геоцентр РТ» ДБУ директоры урынбасары Артур Шакирҗанов һаваның сыйфаты буенча Мнистрлыкка күпме хәбәр килүе һәм теге яки бу очракларда кая мөрәҗәгать итәргә кирәлеге турындагы сорауларга җавап бирде, чөнки һаваның сыйфатын берьюлы берничә ведомство күзәтә. Активистлар онлайн режимда пробаларны анализлау барышын һәм барлык мәгълүматның Татарстан Республикасының Экологик картасы геомәгълүмати системасында ничек чагылыш табуын күзәтте.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Министрлык һаваның чисталыгын атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тотуның 16 стационар автомат станциясе ярдәмендә өзлексез режимда анализлый, ул 36 пычраткыч матдә буенча елына 4 млн.нан артык тикшерү үткәрә.  Атмосфера һавасының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавына тиз арада җавап бирү өчен, шул исәптән, гражданнардан килгән хәбәрләр булган очракта, Министрлык шулай ук автомат җиһазлар, һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрнең шундый ук җайланмалары белән җиһазландырылган 6 күчмә экология лабораториясен дә куллана. Атмосфера һавасы торышына онлайн режимда мониторинг ясаудан тыш, Министрлыкның 8 стационар аналитик лабораториясендә анализ ясау өчен, пробалар кулдан алына. Министрлык ала торган белешмәләр республика предприятиеләрендә һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрдәге һаваның пычрануын күзәтү нәтиҗәләре белән тулыландырыла.

Министрлык республиканың эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүне оештыра: бүгенге көндә Министрлык «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЭКО» АҖ белән атмосфера һавасының пычрануы турындагы мәгълүматлар алмашуны өзлексез рәвештә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International