Су, җир һәм һавадан Казансу елгасының экологик халәтен күзәтәләр

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасының экологик халәтен яхшырту буенча сынау проекты кысаларындагы җәяүле экспедицияләре һәм авиаочышлары турында бүген Андрей Агарков – Рус география җәмгыятенең Төбәк бүлеге рәисе урынбасары һәм Вячеслав Долгов – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе сөйләде.

Шулай ук Андрей Агарков җир өстендә алып барыла торган тикшеренүләр турында да җентекле мәгълүмат җиткерде. Бүгенге көндә проектның беренче этабы кысаларында, Рус география җәмгыяте әгъзалары, волонтерлар белән бергә, елганың яр буе территориясен өйрәнә. Шул максат белән, җәяүле экспедицияләр һәм география тикшеренүләре үткәрелә. Мондый экспедицияләр барышында ачыкланган тискәре йогынты барлыкка китерә торган барлык объектлар да махсус журналга теркәлә, хокук бозулар һәм хокук бозучылар турында белешмәләр Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырыла.   «Бу шактый катлаулы процесс, елганың 10 километрын узу өчен безгә 15-20 километр юл үтәргә туры килә, чөнки кайдадыр иске агачлар өеме, кайдадыр төзелеш урыннары очрый. Без бу фәнни проектта катнашу өчен, волонтерларны да җәлеп итәргә булдык. Физик әзерлек вакытында, һәр шәһәр кешесе күчмә тикшеренүләрдә катнаша, яр буе полосасын карый һәм теге яки бу хокук бозуларны шәхсән терки ала», - дип билгеләп үтте Андрей Агарков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Сынау проекты кысаларында, авиаочыш та үтте. Аның нечкәлекләре турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов сөйләде. Очыш вакытында белгечләр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы 500гә якын факторны ачыклады. Нигездә, болар – антропоген факторлар.  Су саклау зоналарында чүп-чар өемнәре, катнаш агынтылар, җирләрне сөрү күренешләре очрый, шулай ук судан ирекле файдалану буенча чикләүләр дә бар. Шул ук вакытта елга һәм сулыкларның экологик халәтен яхшырту буенча, сынау проекты кысаларында, экологик йөзү дә оештырылды. Анда турыдан-туры катнашкан Вячеслав Долгов болай дип билгеләп үтте: «Чынлыкта бу йөзү катлаулы  булды, чөнки кайбер урыннарда елга үзәне авып төшкән агачлар белән капланган һәм безгә аларны кисәргә туры килде. Ике көн эчендә без 200 капчыктан артык чүп-чар җыйдык»

Исегезгә төшерәбез, Татарстан елгалары һәм сулыкларының экологик халәтен яхшыртуга юнәлтелгән  сынау проекты бу елның язында башланып китте. Казансу елгасы һәм аның кушылдыклары тикшеренү объект буларак сайлап алынды. Татарстанлылар проектны актив рәвештә хуплады, моны дәүләт хезмәтләре сайтындагы  тавыш бирү нәтиҗәләре дә дәлилли.  Хәзерге вакытта проектның Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы  хуплаган икенче этабында алдынгы фәнни оешмалар катнашында фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү планлаштырыла.

Казансу елгасындагы су җыюның экологик каркасы концепциясен һәм катнаш төрдәге пычрануларны киметү һәм су сыйфатын яхшырту буенча фәнни-нигезләнгән рекомендацияләр әзерләү 2 нче этапның нәтиҗәсе булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International