ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Яңа Савин районында яшәүчеләрдән хәбәр килде. «Адоратский урамындагы 66-нчы номерлы йорт каршында машина кую урыны бар, ә янәшәдә ботаклар һәм чүп-чар аунап ята. Мөгаен, машина кую урыныннан килгән кешеләр чүпне шунда ташлыйдыр», - дип яза битараф булмаган кешеләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә барлыкка килгән чүплекне бетерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
Территория тиз арада тәртипкә китерелде.