«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә бүген журналистларга елгалар һәм сулыкларның экологик халәтен яхшырту буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Спикерлар буларак, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы рәисе урынбасары Андрей Агарков, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов чыгыш ясады.
Проектны гамәлгә ашыру белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге шөгыльләнә. ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов билгеләп үткәнчә, беренче этапта елгадагы суның гидрохимия һәм морфология составының актуаль мәгълүматларын теркәү төп бурыч булып тора иде, моның өчен су пробалары алынды. Беренче тикшеренү объекты буларак Казансу елгасы билгеләнде.
«Беренче этапта барлыгы 15 мониторинг ноктасы билгеләнде, шул исәптән, пробалар аларның өчесендә кар эрү чорында 30 көн дәвамында алынды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен хас булган ике төп пычраткыч матдә ачыкланды. Алар ашлама составына керүче нитрит һәм фосфатлар», – дип билгеләп үтте спикер.
Казансуны тикшерүгә юнәлтелгән проектның беренче этабы барышында 600-дән артык пычрату ноктасы барлыгы ачыкланды. Моңа, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиесенең су кырыенда урнашуы, калдыкларны урнаштыру фактлары һәм яр буйлары эрозиясе керә.
«Нәтиҗәләрдән чыгып, табигый үзәнне саклау һәм тискәре йогынты ясау фактларын киметү максатларында, әлеге эрозияләрне азайту буенча чаралар эшләнәчәк», – дип хәбәр итте журналистларга министрның беренче урынбасары. Шулай ук елгадагы һәм аның кушылдыкларындагы барлык чистарту корылмалары да аерым контрольгә алынды.
Казансу елгасының экологик халәтен яхшырту буенча сынау проекты турында тулырак бүген 19:45 сәгатьтә «Эфир» телеканалындагы «Чистый Татарстан» тапшыруында сөйләячәкбез.