Александр Шадриков бүген Әстерханнан килгән хезмәттәшләренә «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы фәнни-тикшеренү проектлары һәм эшләр турында сөйләде

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау хезмәте вәкилләре булып китте. Аларга атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту буенча автомат станцияләр һәм күчмә экология лабораториясенең эшен күрсәттеләр.

Бүгенге көндә һаваның чисталыгы атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тотуның 16 стационар автомат станциясе ярдәмендә өзлексез режимда анализлана, 36 пычраткыч матдә буенча елына 4 млн.нан артык тикшерү үткәрелә, бу сан 59 матдәгә дә җитәргә мөмкин.  Атмосфера һавасының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавына тиз арада җавап бирү өчен, шул исәптән, гражданнардан килгән хәбәрләр булган очракта, Министрлык шулай ук автомат җиһазлар, һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрнең шундый ук җайланмалары белән җиһазландырылган 6 күчмә экология лабораториясен дә куллана. Атмосфера һавасы торышына онлайн режимда мониторинг ясаудан тыш, Министрлыкның 8 стационар аналитик лабораториясендә анализ ясау өчен, пробалар кулдан алына. Министрлык ала торган белешмәләр республика предприятиеләрендә һаваның пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрдәге һаваның пычрануын күзәтү нәтиҗәләре белән тулыландырыла.

Әстерханның Табигатьтән файдалану хезмәтенең экология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Олег Филиппов билгеләп үткәнчә, Татарстанның эш тәҗрибәсе, һичшиксез, киләчәктә кирәк булачак. Хәзерге вакытта  Әстерханда һаваның пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләр һәм күчмә лабораторияләрне гамәлгә кертергә исәплиләр.

Александр Шадриков очрашуда катнашучыларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык проектлары һәм әзерләнгән материаллары турында җентекләп сөйләде. Ул Министрлыкның, беренче чиратта, фәнни тикшеренүләргә таянуына һәм Татарстан һәм Россия Фәннәр академиясе галимнәре белән тыгыз элемтәдә эшләвенә басым ясады. «Казансу елгасының экология халәтен яхшыртуга юнәлтелгән сынау проекты шушы уртак эшнең нәтиҗәсе булып тора да инде. Проект, чыннан да, кирәкле. Без халыкның экологиягә карата булган югары ихтыяҗын күрәбез. Стратегия инициативалары агентлыгы үткәргән тавыш бирү рейтингында нәкъ менә әлеге эшнең беренче урынны алу факты аның социаль әһәмияткә ия булуы турында сөйли», - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры.

Шулай ук Александр Шадриков экологик мәгърифәтчелек эшенең дә мөһимлеген ассызыклады, аның ярдәмендә экология активистларының да, экология мәсьәләләренә битараф булмаган татарстанлыларның саны да елдан-ел арта бара.  Бу юнәлеш Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Румил Юнысовта аеруча кызыксыну уятты. Ул Әстерхан өлкәсендә аларга да халык белән шундый эш алып барырга кирәк булачагын әйтте. Хезмәттәшләр «Гидрокаскад»ның Татарстандагы эш тәртибе белән дә кызыксынды, ул Идел-Кама шарлавыгы эшен чынбарлыкта күрсәтә һәм фаразлый. Министрлык белгечләре эшнең барлык өлкәләрендә дә ярдәм итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга сүз бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International