Александр Шадриков бүген Дәүләт Советында «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министры елганы савыктыру буенча төп эш юнәлешләрен билгеләде, аларны Министрлык Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бергә алып бара. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау», «Урманнарны саклау» кебек 4 федераль проектны гамәлгә ашыру өчен – 5,6 млрд.сум, шул исәптән, федераль бюджеттан 4,5 млрд. сум. акча каралган.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, «Иделне савыктыру» төп һәм зур чыгымнар сорый торган федераль проектларның берсе булып тора. Татарстан буенча 2024 елга кадәр бу юнәлешне финанслауның гомуми күләме – якынча 18 млрд. сум, шул исәптән, 13 млрд.сум акча федераль бюджеттан да бүлеп бирелә. «Проектның төп максаты – пычрак юынты сулар күләмен өч тапкыр киметеп, илнең төп су артериясенең экологик халәтен яхшырту, - дип билгеләп үтте министр, - моның өчен безнең республика территориясендә 13 чистарту корылмасын төзү һәм төзекләндерү һәм җыелып килгән экологик зыянның 2 объектын бетерү планлаштырылган. Хәзерге вакытта Татарстанның 10 муниципаль берәмлегендә 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм төзекләндерелгән».

2021 елда Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү эшләре башланды. Агынты суларның гомуми күләмендә алар 42% өлешне алып тора. Алар Идел елгасын пычратучы төп 200 чыгынак исемлегенә кертелгән.

Куйбышев сусаклагычы зонасында ләм кырларын бетерү буенча эш дәвам итә. Ярты гасыр эчендә 100 гектарга якын мәйданда 4 млн. куб. метр ләм утырмалары җыелган. Бу кырларны рекультивацияләү эшләренең бәясе 8 млрд. сумнан артык дип исәпләнелә.

Түбән Кама сусаклагычы суына тискәре йогынты ясый торган тагын бер эре объект – Күлле нефть ятмасының эшләмәүче торбаүткәргечләре, ди сөйләүче. Алар  сусаклагычтагы су күләме артканнан соң су астында калган һәм ул хәзерге вакытта Иделгә генә түгел, Татарстан Республикасы халкының чирегенә куркыныч яный, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Эшләрнең бәясе 930,5 млн. сумга төшә.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләреннән су төбенә киткән судноларны күтәрү, агынты су күләмен киметү буенча актив эш алып барыла.  Шулай ук «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында, Чаллыдагы Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара. 4,5 километрдан артык озынлыкка җиткән ике кишәрлектә эшләр башкару планлаштырыла.

Депутатлар кече елгаларны торгызу, су төбенә киткән судноларны күтәрү, сулыкларны ләмнән арындыру буенча хәзерге вакытта нинди эшләр башкарылуы белән кызыксынды. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу юнәлештәге эшне алга таба да контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.  «Хөкүмәт сәгатенә әлеге мәсьәләне кертүнең актуальлеге мәгълүм. Халыкның сәламәтлеге күбесенчә экологиягә, су ресурсларыбызны саклауга һәм профильле министрлыклар шөгыльләнә торган башка мәсьәләләргә бәйле. Безнең республика Президенты һәм хөкүмәтебез экология һәм елгаларны савыктыру мәсьәләсенең мөһимлеген аңлый һәм ел саен әлеге максатларда куллану акча бүлеп бирелә, сезгә аларны актив рәвештә үзләштерергә кирәк, кече елгалар да сезнең контрольдә булырга тиеш».

Кабул ителгән карарда парламентарийлар Министрлыкка «Иделне савыктыру» проектын гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итәргә, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, Татарстан территориясендә су объектлары ярлары буенда саклагыч урман полосаларын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру, шулай ук Куйбышев сусаклагычы акваториясендә су төбенә киткән судноларны күтәрү процессын тизләтергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International