Бүген Мамадыш районында чүп-чар төяү станциясе ачылды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Калдыклары белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы Мамадыш районының Көек Ерыкса авылы җирлегендә чүп-чар төяү станциясе (МПС) төзелешен төгәлләде. Бу каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында төзелгән Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясендә беренче шундый объект.

«Мамадыш» чүп-чар төяү станциясе ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов катнашты.

 «Мамадыш полигоны ябылганнан соң һәр чүп ташучыга көненә берничә тапкыр үз йөкләрен күрше районга алып барырга туры килде. Чүп-чар төяү станциясе ярдәмендә транспортлауга чыгымнарны оптимальләштерергә генә түгел, кайбер авыл җирлекләрендә чүп чыгаруның ешлыгын арттыруда халыкның сорауларын да канәгатьләндерергә мөмкин», - дип билгеләп үтте «Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко.

Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр «Гринта» Әгерҗе, Нурлат һәм Актаныш районнарында тагын өч чүп-чар төяү станциясе ачарга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International