2021-2022 уку елларында үткәрелгән «Минем яшел мәктәп» Бөтенроссия мәктәп экопроектлары конкурсына йомгак ясалды. Россиянең 83 регионыннан 500 дән артык мәктәп командасы конкурска гариза бирде. 548 экопроект каралды, шуларның өчесе Татарстан Республикасының өч мәктәбеннән иң яхшы эшләр авторлары исемлегенә кертелде, икесе – ТОП-10га керде.
Мәктәп командалары алдында укытучылар ярдәме белән яңа проектлар уйлап табу яки инде эшләп килүче экопроектларны бер юнәлеш буенча тасвирлау бурычы торды: калдыклар белән җаваплы эш итү һәм ресурслар саклау, биналарны һәм мәктәп яны территориясен яшелләндерү, су саклау һәм аның сыйфатын яхшырту, энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, экомәгърифәт.
Конкурска «Безнең белән бүлеш» гомумроссия проекты кысаларында ЭКА иҗтимагый хәрәкәтенең «Экокласс.рф»проекты старт бирде.
Конкурста җиңүчеләр призлар белән бүләкләнәчәк, ә аларның проектлары Россия мәктәпләре өчен Бөтенроссия йомгаклау җыентыгына кертеләчәк. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Финалистлар исемлеген сылтама буенча карарга була: disk.yandex.ru/i/5LpaoDLEcwQGUw