Бүген экология Татарстанның барлык почмакларыннан 60 журналистны берләштерде

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында республика һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар узды. Районнардан килгән катнашучылар фикер алышуларга видеоконференцэлемтә аша кушыла алдылар. Модератор һәм төп спикер ролендә Татарстан экология һәм табигать  ресурслары министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Төп тема - «Экология безне берләштерә!».

Ведомство башлыгы журналистларга мөрәҗәгать итеп: «Экология – ул фән генә түгел. Экология - ул безне берләштерә. Сез - безнең төп партнерларыбыз,  җәмгыятьтә булган төп проблемаларны халыкка җиткерүчеләр, шул ук вакытта аларның чишелешен эзләүчеләр дә. Безнең максатыбыз бер - кеше һәм аның иминлеге. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.  Сезнең белән безнең бурычыбыз – экологияең чүп-чар һәм чүплекләр генә түгел, ә тормыш һәм яшәешнең үзе икәнлекне аңлату»,- диде  Александр Шадриков  һәм экология бик күп юнәлешләрне, бүлекләрне үз эченә ала, дип тә ассызыклады. Бу-микробиология дә, химия дә, физика да, биология дә. Һәм теләсә кайсы фәндә фәнни якын килү мөһим.

5 сәгать дәвамында министр һәм профильле урынбасарлар презентацияләр һәм видеороликлар форматында Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Табигатьне саклау ведомстволарының үзара хезмәттәшлеге, фәнни оешмалар белән эшләү, әйләнә-тирә мохит компонентларының (республика шәһәрләрендә атмосфера һавасы, өске су объектларының сыйфаты һ.б.) сыйфаты, экологик агарту һ.б. мәсьәләләр яңгырады.

Семинарда шулай ук Министрлыкның территориаль идарәләре башлыклары катнашты. Соңыннан барлык журналистлар үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International