Чаллыда экологлар законсыз агынты сулар ташланган урында су пробалары алды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллыдагы яңгыр сулары челтәренә законсыз рәвештә  тоташу турында мөрәҗәгать керде.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, министрлык лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә, оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хуҗалык агынты суларының туфракка ташлануы ачыкланды, ул сулар җир рельефы буенча Чаллы елгасына да эләккән.

Экологлар хәвефлек классын билгеләү өчен су пробасы алды. Анализ нәтиҗәләре 10 көн дәвамында билгеле булачак. Шулай ук хокук бозу кылуга катнашы булган затларны ачыклау максатыннан  запрос җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International