«Минем өчен бу гади эш түгел - бу минем хобби, ул миңа көч бирә һәм энергия өсти», - Илдар Усманов

2022 елның 19 августы, җомга

Август аенда без сезгә Татарстанның атказанган экологлары турында сөйләвебезне дәвам итәбез һәм бүген безнең «Экология- йөзләрдә» сәхифәсендә Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Илдар Хаҗиәхмәт улы Усманов.

Менә  инде 24 елдан артык экология аның өчен хезмәт эше генә түгел, ә тормыш мәгънәсе дә булып тора. Коллективта Илдар Усмановны белемле, намуслы һәм җаваплы белгеч буларак бәялиләр. Ул, югары квалификацияле инспектор һәм зирәк остаз буларак, үзенең  күпьеллык тәҗрибәсе белән яшь коллегалары белән бик теләп уртаклаша. 2021 елда Илдар Усмановка «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелә.

Игелекле, гадел, кыю - аның турында гаиләсендә шулай сөйлиләр. Безнең атказанган экологыбыз инде 25 ел бергә бәхетле тормышта яшәп, менә шушы август көннәрендә гаиләләренең көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Илдар Усманов табигатькә саклы карашны улы белән кызына да тапшыра. Чөнки экология эштә генә башланмый, ул гаиләдә  үк туа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International