«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычына чираттагы балык җибәрү этабын үткәрделәр. Чаллы ярыннан нефтьчеләр, Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә, меңгә якын сазан маймычларын зур йөзүгә озаттылар.
Предприятие өчен бу инде Түбән Кама сусаклагычында сазанның популяциясен тулыландыру буенча беренче инициатива түгел. Узган елның көзендә башкорт нефтьчеләре бер җәй уздырган яшьтәге бу төр балыкның 8,1 мең данәсен сулыкка чыгардылар. Балык төрен үзләре сайламаган, аны Федераль балыкчылык агентлыгының төбәк бүлеге экспертлары тәкъдим иткән, алар фикеренчә, нәкъ менә сазанның популяциясе үсеше хәзерге вакытта экологик балансны һәм Түбән Кама сусаклагычының биологик төрлелеген саклау өчен иң кулае булачак.
«Республикабыз сулыкларына балык җибәрүне без системалы рәвештә – күл һәм елга балык хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты экспертларының фәнни рекомендацияләре нигезендә уздырабыз. Балык тоту урыны һәм иң оптималь саны сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча фәнни исәп-хисаплар нигезендә институт галимнәре тарафыннан билгеләнде. Мондый алым безгә су биоресурсларын ясалма тулыландыруның өч аспектында ышанычлы булырга мөмкинлек бирә. Беренчесе, билгеле бер урыннарга яшь балык чыгару әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынтының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. Икенчесе-чыгару урыннарында биоресурслар чыгарылган маймычларның туклануы өчен җитәчәк. Өченчесе-чыгарылган маймычларның саны башка төр балыкларның исән калуын тәэмин итә торган табигый азык базасын юкка чыгармаячак», - дип сөйли Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча Су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге инспекторы Илдар Хәмәтшин.
Исегезгә төшерәбез, «Башнефть-Добыча» үзенең төбәкләрендә масштаблы табигатьне саклау инициативаларын гамәлгә ашыруга 2020 елда кереште (Татарстанда әлеге предприятие Баулы һәм Ютазы районнары территориясендә нефть чыгаруны алып бара). Тулы булмаган өч ел эчендә «Башнефть» бүлекчәсе Урал һәм Идел буе сулыкларына 900 меңнән артык кыйммәтле балык токымнарын чыгарган. Шуның 200 меңнән артыгы Татарстан Республикасы сулыкларына туры килә. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына предприятие 105 мең чөгә балыгы җибәргән, тагын 89 мең бу балыкның маймычы Ак елгадагы төрлелекне тулыландырган. Кызыл китапка кертелгән чөгә балыгыннан тыш, Түбән Кама сусаклагычына нефтьчеләр 9 меңнән артык сазан маймычларын чыгарган.