Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, 5 нче сыйныф укучылары өчен, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан, «Табигатьне саклыйбыз - Ватаныбызны саклыйбыз» дигән темага экология буенча танып-белү дәресе үткәрделәр.
В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды ел саен үткәрелә торган «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Адоратский урамында яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу районда күл табигый булмаган кызыл төскә кергән. Үзәк территориаль идарә инспекторлары лаборатория хезмәткәрләре белән бергә урынга чыктылар.
Презентация Бәхрәйн делегациясенең Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән эшлекле очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Бүген Нурлат районы мәктәпләре капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты - яңа уку елына старт бирелде! Районның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналар узды. Укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылары белән бергә сөенеч уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килде: Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Экология министры урынбасары барлык укучыларны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау телеграммасын укыды.
«Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» конференциясе Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, Татарстан Республикасы буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.
Бүген республика мәктәпләрендә экология буенча интерактив дәресләр башланды. Аларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләре белгечләре үткәрде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лабораториясе белгечләре казанлыларның күпсанлы шикаятьләре буенча Казан шәһәрендә атмосфера һавасы пробаларын оператив рәвештә чыгып, сайлап алганнар.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре «Сез бездән сорадыгыз - без сезгә җавап бирәбез!» сәхифәсендә сезнең сорауларга җавап бирә.