В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премиягә конкурс игълан ителде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды ел саен үткәрелә торган «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурсның төп максаты - әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә тормышка ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыру, иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, академик В.И. Вернадский идеяләре нигезендә экологик культура формалаштыру һәм экологик белем бирүне үстерү.

Быел конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә:

- «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән»;

- «Тотрыклы энергия»;

- «Тотрыклы җитештерү һәм куллану»;

- «Тотрыклы шәһәрләр»;

- «Экосистемаларны һәм биологик төрлелекне саклау»;

- «Тотрыклы үсеш юлы буларак мәгърифәт»;

- «Стартап: сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре буларак югары уку йортлары»;

- «Тотрыклы үсешкә массакүләм мәгълүмат чаралары өлеше»;

- «Балалар-яшүсмерләр экология премиясе».

Физик һәм юридик затлар (Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән), физик затлар төркеме (авторлар коллективлары), дәүләт структуралары катнаша ала. Физик затлар төркеме составы 10 кешедән артмаска тиеш. Бер катнашучыдан бер генә проект кабул ителә. Конкурста биш ел элек гамәлгә ашырыла башлаган проектлар гына катнаша ала.

Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://www.vernadsky.ru/. сайты аша белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International