Питрәч районы укучыларына экологлар табигатькә һәм әйләнә-тирәдәге дөньяга ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, 5 нче сыйныф укучылары өчен, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан, «Табигатьне саклыйбыз - Ватаныбызны саклыйбыз» дигән темага  экология буенча танып-белү дәресе үткәрделәр.

Экологлар урманның  климатка тәэсирен, чиста су, чиста һава, урманга һәм табигатькә сакчыл карашта булырга кирәклек турында сөйләделәр. Ә тере табигатьнең төрлелеген саклап калу өчен, балалар табигатькә кешенең катнашуын ничек киметергә тәкъдим иттеләр. Сыйныф җитәкчесе сүзләренә караганда, мәктәптә ел саен агач утырту буенча акцияләр үткәрелә, анда балалар бик теләп катнаша.

Дәрес азагында «яшь экологлар» җәйге каникулларны ничек үткәргәннәре турында сөйләделәр һәм истәлеккә ТР Министрлыгыннан бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International