Бүген «Казан Экспо»да А.И.Щеповских исемендәге XVII Бөтенроссия конференциясендә экология өлкәсендәге иң яңа фәнни эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

«Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» конференциясе Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, Татарстан Республикасы буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

РФ төбәкләреннән эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән нәтиҗәле файдалану, тискәре экологик нәтиҗәләрне җайга салу һәм булдырмау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә бәйле булган сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм инженер оешмалары вәкилләре дә бар иде. Алар төрле бәхәсләрдә үз карашлары белән бүлештеләр.

Конференция башында тармак ветераннары дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнделәр. «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, икътисад фәннәре докторы, профессор Наил Газиев бүләкләнде.

Анатолий Иванович Щеповских исемендәге медальне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, ТР Атказанган экологы, география фәннәре кандидаты Анатолий Шлычков алды.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга ТР экология һәм табигать  ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларны 1 сентябрь - Белем көне белән котлады һәм фәнни конференциянең дә, беренче чиратта, белемнәр белән алмашу булуын билгеләп үтте. Аның төп максаты - табигатьне саклау эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен бергәләп формалаштыру, халыкның экологик иминлеген һәм грамоталыгын күтәрү. Министр урынбасары белдергәнчә, «Татарстан һәрвакыт экология өлкәсендәге күп кенә сынау проектлары гамәлгә ашырыла торган алдынгы  төбәк булды. Аларның кайберләре инде бөтен илгә трансляцияләнә, кайберләре әле апробацияләнә генә. Әмма барлык бу проектлар фән белән кулга-кул тотынышып бара».

Фәнни конференциянең тарихи әһәмиятен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, икътисад фәннәре докторы, профессор Наил Газиев та әйтеп узды.

Ул Экология министрлыгын ведомство быел билгеләп үтә торган 30 еллык юбилее белән котлады һәм Министрлыкны төзү инициаторы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев булуын ассызыклады. «Бүген Татарстанның Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы Россия Федерациясенең табигатьне саклау өлкәсендә танылган төбәк лидеры булып тора. Бу танылуга Анатолий Иванович Щеповскийларның министр эшчәнлеге  вакытында нигез салынды. Бу Бөтенроссия конференциясе дә аның исемен йөртүе сөендерә», - дип сөйләде Наил Газиев.

Конференциядә докладлар һәм презентацияләр белән Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре, Россия Федерациясенең инновацион предприятиеләре вәкилләре, фән вәкилләре чыгыш ясады.

Шулай итеп, «Татнефть» ГАҖнең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе башлыгы Александр Алчинов «Татнефть» төркемен декарбонизацияләү проектлары турында сөйләде. Стратегик максат - 2050 елга углерод нейтральлегенә ирешү. Моның өчен яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү, СО2 тоту, утильләштерү һәм күмү, карбон фермалары төзү һәм урман торгызуны планлаштырыла торган стратегик программа эшләнде.

Урман утыртуга килгәндә, Айрат Шиһаповның урман торгызу турындагы соравына җавап биргәндә, Александр Алчинов компаниянең инде 8 млн га якын агач утыртуын билгеләп үтте. Быел тагын 2 мең гектарда утыртачаклар. Экология министрының беренче урынбасары алга таба, шуның хисабына су объектларына диффуз суларының йогынтысын киметү өчен, утырту өчен урыннарны бергәләп сайларга тәкъдим итте. Конференциядә предприятиенең ачыклыгын да билгеләделәр. Әйтик, 2021 елда Экология министрлыгы, предприятие белән төзелгән Килешү кысаларында реаль вакыт режимында Әлмәттә һава сыйфатын мониторинглау буенча барлык мәгълүматларны тапшыралар («Татнефть» ГАҖнең атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның өч автомат станциясе). 2022 елда бу инициативага «ТАНЭКО» АҖ дә кушылды Цифрлаштыру елында мондый ачык мәгълүматлар системасын башка шәһәрләр буенча да киңәйтәчәкләр. Бу «Татнефть» ГАҖ объектларында гына түгел, башка предприятиеләрдә дә һава торышын мониторлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Докладлар белән шулай ук «Энвиро-Хеми-ГмбХ» ҖЧҖ һәм «Полисурс» ҖЧҖ компанияләре вәкилләре дә чыгыш ясады.

Климат шартларына бәйлелекне анализларга ярдәм итәчәк технологияләр куллану темасына үзенең фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән «Мәскәү Дәүләт Халыкара Мөнәсәбәтләр Институты» федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе студенты Ратмир Зарипов уртаклашты.

Ә «ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты» ДБУ директоры урынбасары Дмитрий Иванов суларның сыйфаты мониторингы һәм су төбендәге утырмаларның күрсәткечләрен эшкәртү өчен программа комплексы турында сөйләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен эшлекле программа бүгенге көндә әйләнә-тирә мохитне һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылачак прогрессив технологияләрне һәм эшләнмәләрне тәкъдим итүгә юнәлдерелгән иде.

Конференция йомгаклары буенча әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң яхшы эшләрне тәкъдим иткән катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм уңышлар телибез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International