Экология министры урынбасары Егор Тарнавский Нурлат районы укучыларын Белем көне белән котлады

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районы мәктәпләре капиталь  төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты - яңа уку елына старт бирелде! Районның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналар узды. Укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылары белән бергә сөенеч уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килде: Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Экология министры урынбасары барлык укучыларны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау телеграммасын укыды. Шулай ук Егор Тарнавский беренче сыйныф укучыларына экология министры Александр Шадриков исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырды, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм укуга кызыксыну теләде. «Мәктәп чоры – һәр бала тормышында мөһим этап һәм тудырылган шартлар монда сыйфатлы белем алырга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Балалар, үз чиратында, кунакларга-бүләкләр өчен, ә төзүчеләргә-яңа мәктәп өчен рәхмәт әйттеләр. «Бүген мин 1 нче сыйныфка барам, бик борчылам. Тик әти – әниемә бишлегә генә укырмын дип вәгъдә бирдем», - дип уртаклашты беренче сыйныф укучысы Мәликә Мифтиханова. «Мәктәп, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде. Соңгы уку елыбызның яңартылган, якты һәм матур мәктәптә узуына без бик шат»,-дип сөенде бүген 11 нче сыйныф укучысы Самат Камалетдинов. Мәликә белән бергә алар бу уку елында беренче мәктәп кыңгыравын чыңлаттылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International