Экология министры Александр Шадриков бүген Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бин Мөбәрәк бин Даинага фәнни-экологик проектлар һәм программалар турында сөйләде

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Презентация Бәхрәйн делегациясенең Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән эшлекле очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең алдынгы төбәге. Ул табигый ресурсларга бай һәм яңа фәнни эшләнмәләрне кертү буенча пилот төбәк булып тора, шул исәптән экология өлкәсендә дә. Мөхәммәд бин Мөбәрәк бин Даина Татарстанда табигатьне саклау чаралары өлкәсендәге эшләренә  сокланды һәм тәҗрибә, белемнәр белән уртаклашу өчен үз белгечләрен республикага җибәрергә әзер икәнлеген хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International