Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары Татарстан укучыларын Белем көне белән котлады

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген республика мәктәпләрендә экология буенча интерактив дәресләр башланды. Аларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләре белгечләре үткәрде. Экологлар мавыктыргыч лекцияләр укыдылар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Шулай итеп, ведомство инспекторлары балаларга яңа экогадәтләр формалаштырырга булыша, калдыкларны аерып җыю буенча гади кагыйдәләргә өйрәтә.  Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә узган шундый экологик дәресләрдә атмосфера һавасын пычрату, сәнәгать предприятиеләренең  ташландыклары һәм урманнарны кисү проблемалары турында сөйләделәр. Соңыннан балаларга буяу китаплары, дәфтәрләр  бүләк ителде, аларга укуда уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать ресурслары инспекторлары, гадәттәгечә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук чүп-чарны аерым җыю күнекмәләрен формалаштыру өчен дәресләр үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International