Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының чын партнерлары булган журналистлар чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар:
- су ресурсларын саклау;
-атмосфера һавасын саклау;
- калдыклар белән нәтиҗәле эш итү;
- экологик иминлек өлкәсендәге иң яхшы проект.
Җирле үзидарә органнары:
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;
- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.
Экологик белем бирү:
- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;
- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
-иң яхшы радиосюжет;
- электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;
- вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация;
- иң яхшы экоблогер.
2022 елда түбәндәге төркемнәр өчен яңа номинацияләр кертелгән:
Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар:
- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;
- гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;
- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен.
Дәүләт контроле (күзәтчелек):
- Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы.
Конкурска гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)267-68-11, журналистлар өчен - 8(843)267-68-22.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;
- экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар Leysan.Sattarova1@tatar.ru;
- массакүләм мәгълүмат чаралары Elena.Veselova@tatar.ru; Aliya.MingazovaN@tatar.ru.
Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, СОНКОга ярдәм» бүлегендә танышырга була: https://eco.tatarstan.ru/2022-god-2022-el-6062229.htm