ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 2нче мәктәптә 11 нче сыйныф укучылары өчен «Цифр дәресе» үтте. Бу дәресне Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде.

Чаллының 4нче экологик-биологик үзәгендә Татарстанның шәһәр һәм районнарының 5-11 сыйныф укучылары өчен «Экология, шәһәр һәм без» дигән фәнни-гамәли экологик конференция булып узган. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә чакырылган иде.

«Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район»- номинацияләр шундый. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында чүплекләрнең иң күп санын ачыклаган экологлар ярдәмчеләре булган Татарстанның иң яхшы укучыларын 30 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ паркта бүләкләячәкләр.

Ел ахырына кадәр һәркайсыгызның сезне борчыган экология өлкәсендәге проблемалар, эшчәнлегебездә сезгә кызыклы булган юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме - без  сезнең белән бергә, алга таба кая хәрәкәт итәчәгебезне һәм безнең уртак киләчәгебез нинди булачагын билгеләячәкбез!


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Еллык Бөтенроссия экологик диктанты 11 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды һәм 27 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Җәмәгатьчелекнең күпсанлы үтенечләре буенча экодиктант озайтылды.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, быел эпидемиологик ситуацияне тотрыклыландыру чорына кадәр янә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен уздыру күчереләчәк

Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең аналитик лабораториясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы студентлары өчен практика көннәре үткәрелде.

Республикадан конкурска 1 852 гариза килгән. Ә жюри хөкеменә быел Россиянең 89 төбәгеннән һәм 33 якын һәм ерак чит илдән 45,5 мең эш кергән.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Конкурска өч номинациядә 35 гариза бирелде: «Табигатьне саклау технологияләрен эшләү», «Табигый ресурсларны рациональ файдалану» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы карарлар».

Бүген Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) гомуми химия һәм экология кафедрасы студентлары өчен экскурсия үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International