Министр урынбасары Егор Тарнавский Нурлат укучыларына IT-өлкәдә эшмәкәр булу турында сөйләде

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген 2нче мәктәптә 11 нче сыйныф укучылары өчен «Цифр дәресе» үтте. Бу дәресне Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде.

Ул идеядән алып продуктны тормышка ашыруга кадәр нинди этапларны узарга туры киләчәген, стартапның нәрсә икәнлеген аңлатты һәм хәзер Россиядә гамәлгә ашырыла торган берничә популяр стартап белән таныштырды.

«Эшмәкәрнең күнекмәләре балаларга үз сәләтләрен табарга һәм олы тормышка әзерләнергә ярдәм итә. Һәр дәрестә теләсә нинди башлангычларында һәм уйларында балаларга ярдәм итү өчен  мин укучыларга үз тәҗрибәмне һәм белемнәремне җиткерергә тырышам», - дип билгеләде Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2022 ел «Цифрлаштыру елы» дип игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International