Ел ахырына кадәр һәркайсыгызның сезне борчыган экология өлкәсендәге проблемалар, эшчәнлегебездә сезгә кызыклы булган юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме - без сезнең белән бергә, алга таба кая хәрәкәт итәчәгебезне һәм безнең уртак киләчәгебез нинди булачагын билгеләячәкбез!
Әгәр дә син экологик хәлне яхшыртуга, әйләнә-тирә мохит объектларын саклап калуга һәм социаль-җаваплы буынны тәрбияләүгә үз өлешеңне кертергә телисең икән, сылтама буенча анкеталаштыру уз.
Бу сораштыру Экология министрлыгы өчен махсус социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасының 3 курс студенты Алексей Хохлов тарафыннан эшләнгән. Сораштыруны 16 яшьтән узган гражданнар үтә ала.