Республикадан конкурска 1 852 гариза килгән. Ә жюри хөкеменә быел Россиянең 89 төбәгеннән һәм 33 якын һәм ерак чит илдән 45,5 мең эш кергән.
Конкурс йомгаклары буенча Татарстан эшләре лидерлар рәтендә. «Экосемья» категориясендә 1нче урынны Казаннан «Эколог булу бик шәп!» видеосы белән Нәргизә Шәйдуллина алды. Аның гаиләсе табигатьне саклау акцияләрендә актив катнаша.
«Экорәсемнәр» номинациясендә Әлмәт районының Югары Мактама авылыннан Азалия Асылгәрәева 3нче урынны алды.
Җәлил бистәсеннән Азалия Ханнановага тамашачылар мәхәббәте бүләге тапшырылды. Кыз үз видеоролигында гаиләсенең «Экоэретмә» акциясен ничек үткәргәнен сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ханнановлар гаиләсе – ТР Экология министрлыгы үткәрә торган барлык өмәләрдә, акцияләрдә һәм конкурсларда даими катнашучы.
Халыкара Премиянең махсус призларын алу белән башка татарстанлыларны да котларга була: Илья Полянский (Казан), Азамат Ханнанов (Җәлил бистәсе), Айсылу Вәлиева (Мамадыш), Ләйлә Шәйдуллина (Сарман районы Ләшәү Тамак авылы), Милана Галеева (Казан), Алия Шакирова (Чистай), Таһир Дәүләтов (Сарман районы ЛәшәүТамак авылы).
Исегезгә төшерәбез, проектның төп бурычы - яшьләр арасында экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, талантлы балаларны, яшүсмерләрне ачыклау, аларны экологик агарту, экология һәм табигатькә сак караш темасын популярлаштыру.