Еллык Бөтенроссия экологик диктанты 11 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды һәм 27 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Җәмәгатьчелекнең күпсанлы үтенечләре буенча экодиктант озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы - Экологик диктант буенча 1 дәрәҗә (4691 кеше) җиңүчеләр саны буенча лидер, шуңа күрә быел Казан экология диктантын ачу тантанасы өчен төп мәйданчык булды. Тантанада федераль экодиктантны оештыру комитеты рәистәше Наталья Соколова, парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент буенча Федерация Советы Комитеты әгъзасы Александр Терентьев, экология министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм 150дән артык татарстанлы катнашты.
Наталья Соколова сүзләренчә, экодиктант инде 4нче тапкыр уза. «Әгәр 2019 елда экодиктантта Россиянең 45 субъектыннан 85 мең укучы катнашкан булса, узган ел диктант Россиянең 85 төбәген, 105 чит илне үз эченә алган, ә катнашучылар саны 3,4 миллионнан артып киткән!»,- диде спикер.
Экодиктант тест форматында уза, бу 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелгән. Диктант өчен әзерләнергә мөмкин — порталда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, шул исәптән экологлар өчен дә танып белү эколекцияләре урнаштырылган.
Әгәр дә сез үз белемегезне сынап карамаган булсагыз, моны 4 декабрьгә кадәр эшләргә мөмкинлек бар. Диктант язырга теләгән һәркемгә бары тик https://экодиктант.рус/ экодиктант сайтында теркәлү генә кирәк.
Белешмә:
Экодиктант - бу-экологик культураны формалаштыруга, экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект. Чара «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сак карашын үстерүгә юнәлдерелгән максатларына ирешергә ярдәм итә. Аны оештыручылар- Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Тигез хокуклылык» автоном коммерцияле булмаган оешма, «Ангел-ДетствоХранитель» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.