ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Адымнар» полилингваль комплексының 2 «Н» сыйныфы егетләре натуралистлар сафын тулыландырды.

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Әлмәт шәһәренең мониторинг барышында «Мирас» спорткомплексы янында табигать законнарын бозулар ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 130 кв.м., күләме – 48 куб.м.

29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда экологик куркынычсызлык өлкәсендәге мәсьәләләрне чишү өчен «Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге, Россия Фәннәр Академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге органик химия институты һәм Россия Фәннәр Академиясенең А.М. Прохоров исемендәге гомуми физика институты галимнәре берләшкән Россия Фәннәр Академиясенең «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» Консорциумы әгъзалары визиты узды.

Экология министрлыгының  Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 4яшьтән алып 11 яшькәчә балаларны «Яңа ел экоуенчыгы» һәм «Яңа ел композициясе» дигән шәһәр иҗат  бәйгеләрендә катнашырга чакыралар.

Иң күп батарейка җыйган Татарстанның иң яхшы мәктәп укучыларын һәм иң актив мәктәпләрен Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта бүләкләделәр.

Файдалы экогадәтләрнең мөһимлеге, калдыкларны аерым җыю һәм икенчел чималны файдалану турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы һәм Кама буе территориаль идарәләре экологлары сөйләде.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен 30 ноябрьдә күп илләрдә Бөтендөнья йорт хайваннары көне билгеләп үтелә. Ул гаиләдәге дүрт аяклы дусларыбызга багышланган һәм бөтен кешелек дөньясына «безнең кече туганнарыбыз» өчен җаваплылык турында искә төшереп тора.

Бүген «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татарстанның иң яхшы укучылары - иң күп сандагы чүплекләрне һәм батарейлар җыю акциясендә җиңүчеләрне ачыклаган экологлар ярдәмчеләрен бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта бүләкләделәр. Биредә 2022 елда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясадылар.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Нурлат районының «Буратино» балалар бакчасы балалары өчен экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International