Иң актив укучыны иртәгә үк «Мәктәп экопатруле» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләячәкләр

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

«Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район»- номинацияләр шундый. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында чүплекләрнең иң күп санын ачыклаган экологлар ярдәмчеләре булган Татарстанның иң яхшы укучыларын 30 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ паркта бүләкләячәкләр.

Быел конкурска 3262 гариза килгән иде. Акцияне үткәрү вакытында, 8 ел эчендә Министрлыкка мәктәп укучыларыннан 39 меңнән артык шалтырату килгән.  Конкурсның төп идеясе шунда ки, мобиль телефоны булган һәр укучы укудан буш вакытта чүплекләрне теркәргә һәм аларның фотоларын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге аша ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрә ала.  Экологлар күзәтчелек чаралары күрә, чүплекләр юкка чыгарыла, ә укучы, шундый актив экологик позициясе өчен, баллар ала.

«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы Татарстан Республикасында 2014 елдан бирле эшли. Иң актив эколог ярдәмчеләре бүләкләр ала. Бүләкләр арасында телефоннар, ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар һәм телескоплар бар.

Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International